✒Тормыш авыр дилəр,
ə булганына ШӨКЕР итмилəр...
✒Кешене мəрхəмəтсез дилəр,
ə үзлəре игелек кылырга ашкынмыйлар...
✒Зарланалар,
ə сəбəбен аңламыйлар...
✒Табигатьнең гүзəллеген күрəлəр,
ə фикерлəмилəр...
✒Яшəве авыр дилəр,
ə чыгу юлын эзлəмилəр...
✒Гөнах кыла ул дип кеше гөнахысын саныйлар,
ə үз гөнахларына игътибар да бирмилəр...
✒Көнлəшəлəр,
ə көнлəшүнең ахыры аянычлы, хəерсез тəмамлануына төшенмилəр...
✒Күп сөйлилəр,
ə ни сөйлəгəннəрен ишетмилəр...
✒Ялганлыйлар,
ə халəкатькə илтүенə төшенеп "аннан" чиклəнмилəр...
✒Күпне телилəр,
ə хəерлесен сорарга кирəген аңламыйлар...
✒Чит-иллəрнең матурлыгын барып карыйлар,
ə үз ж,ирлегендəге, үз туфрагындагы гүзəллекне күрмилəр...
✒Яманлыкны сөймилəр,
ə үзлəре "аннан" читлəшмилəр...
✒Ыгы-зыгыны, тынычсызлыкны яратмыйлар,
ə "аны" булдырмый калу өчен тырышмыйлар...
✒Кеше кулындагыга кызыгалар,
ə үз кулындагының кадерен белмилəр...
✒Үпкəлилəр,
ə үзлəренə үпкəлəгəнне сөймилəр...
✒Гафу сорамый дилəр,
ə үзлəре гафу итмилəр...
✒Гайбəт сөйлилəр,
ə үзлəрен сөйлəгəнне яратмыйлар...
✒Əти-əнилəрен яраталар,
ə картайгач "аларны" карарга телəмилəр...
✒Үлем барын белəлəр,
ə "аңа" əзерлəнмилəр...
✒Өлгерербез əле дилəр,
ə соң булыр дип уйламыйлар...
✒Аллаһ бар дилəр,
ə Ул кушканны үтəмилəр, тыйганнарыннан тыелмыйлар ! ! !
.................................................
Резеда Калимуллина